12 нче апрель – Космонавтика көне. Шул уңайдан Шекше мәдәният йортында “Галәмгә юл” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. 4-13 яшьлек балаларны космос, планеталар, космонавтлар белән таныштыру, аларның галәм турындагы күзаллауларын баету, тәвәккәллек, кыюлык, батырлык сыйфатлары, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатын күздә тоткан әлеге чарада малайлар һәм кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тапты. Алар бергәләп табышмаклар чиште, космос киңлекләре буйлап сәяхәт итте, беренче космонавтлар турында кызыклы мәгълүматлар тыңлады. Соңыннан балалар галәм темасына багышланган тест сорауларына җаваплар язды, төсле карандашлар белән рәсемнәр ясады. Танып-белү сәгате тәмамлангач, малайлар һәм кызлар өчен җырлы-биюле уеннар оештырылды.