Югары Симет авыл китапханәсендә Халыкара балалар китабы көне

2015 елның 3 апреле, җомга
Халыкара балалар китабы көне, бөек әкиятче Г.Х.Андерсенның туган көне уңаеннан, икенче апрельдә билгеләнеп үтелә. Югары Симет авыл китапханәсендә Халыкара балалар китабы көне үткәрелде. Китапханәче Насирова Г. укучылар өчен “Минем яраткан китапларым“- дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. “Андерсен әкиятләре буйлап” - темасына викторина үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International