Сугыш еллары

2015 елның 3 апреле, җомга
      3 апрель көнне Саба туган як өйрәнү музеена Саба гимназиясенең 1 “Д” сыйныф укучылары (укытучылары Зиннатуллина Л.Р.)  кунак булдылар. Музей җитәкчесе Саитова В.Р. “Сугыш еллары” дип аталган тематик экскурсия үткәрде. Чараның төп максаты: тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү, яшьләрне актив булырга, туган ил өчен бөтен көчне, хәтта гомерне дэ кызганмаска кирәклеген каһарманнар мисалында раслау.
        Укучыларга экскурсия барышында якташларыбыз Советлар Союзы Геройлары, Дан Ордены кавалерлары , партизан Икрам Фәйзуллин турында мәглүмәт бирелде. Музейда сакланган солдат хатлары,  орден һәм медальләр, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси киемнәре һәм башка экспонатлар белән таныштылар.
Укучулар якташлары белән горурланганын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International