“Иң яхшы әйдаман” исеменә Олы Кибәче укучысы Зәринә Галиәхмәтова лаек булды.

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

24 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә “Иң шәп әйдаман” – 2015 Республика конкурсының район этабы булып узды. Әлеге конкурсның зона турында 22 укучы катнашты һәм шулар арасыннан чыгышлары уңышлы дип бәяләнләнгән 7 укучы район этабында чыгыш ясады. Әйдаман кызлар әзерлекле икәннәрен тагын бер кат исбатлап, иң яхшы оештыручы, иң оста биюче һәм җырчы, гомумән, чын әйдаман икәннәрен исбатладылар. Шуны исәпкә алып һәр укучы аерым номинацияда җиңүче исеменә лаек дип бәяләнде. Ә   “Иң яхшы әйдаман” исеме Олы Кибәче урта мәктәбеннән Галиәхмәтова Зәринәгә  бирелде. Зәринә безнең районыбыз данын әлеге конкурсның Республика турында яклаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International