19 февральдә район китапханәсенең уку залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Туган Ил сагында” очрашу кичәсе узды. Әфган сугышында һәлак булган якташларыбыз турында әйдәп баручы китапханәче Альбина Шамилова сөйләде, презентация күрсәтте. Саба гимназиясенең 10 “Б” сыйныфы укучылары (сыйныф җит. Юсупова Гүзәл Закировна) чын ир –атларга хас булган профессиягә тормышларын багышлаган хәрби ветеран Габдрахманов Альфред Мөхәммәтнәҗип улы һәм кайнар нокталарда катнашкан, хәрби комиссарның урынбасары Садыйков Айрат Камил улы белән очраштылар. Алар хәрби хезмәттә күргәннәрен сөйләделәр, үз илеңнең чын патриоты булыр өчен яхшы укырга, физик яктан әзерлекле булырга кирәклеген аңлаттылар. Очрашу:
Туган илне саклау ирләр ише
Сез акларга тиеш өметне.
Мактау белән искә ала һәркем
Ил сакчысы дигән егетне.
Әйе, ирләр эше илне саклау,
Сезнең эшкә кызлар йөгермәс.
Шуны аңлый белгән егетләр дә
Беркайчан да сынмас, җиңелмәс! – дигән шигъри юллар белән тәмамланды.