Шәмәрдән балалар китапханәсендә библиографик дәрес

2015 елның 20 феврале, җомга
19 февраль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе 4а сыйныфы укучылары белән (укытучылары Назмутдинова Э.Р.) “Горурлыгы Саба ягының” - библиографик дәрес үткәрде. Укучылар Саба районында туып-үскән күренекле якташларыбыз турында информация алдылар, язучыларыбызның китаплары белән таныштылар. Соңыннан әдәбият елына багышланган әдәби викторинада катнаштылар. Ахмадуллин Динар белән Нуриева Адилә викторинаның җиңүчеләре булдылар. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга призлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International