Шәмәрдән балалар китапханәсендә конкурс “Армиядә бер көн”

2015 елның 20 феврале, җомга
18 февральда Шәмәрдән балалар китапханәсендә эшләп килүче “Балачак йолдызлыгы” клубы әгъзалары Ватан сакчылары көнен билгеләп үтте. Малайлар арасында “Армиядә бер көн” - конкурс үткәрелде. Конкурсның максаты: арадан командир сайлау иде. Малайлар конкурста бик актив катнаштылар: тизлеккә киенделәр; иртәнге ашка ярма араладылар; теоретик биремнәрне эшләделәр; күз бәйләгән килеш нәрсә ашаганнарын ачыкладылар, спорт ярышларында катнаштылар. Һәр ярышта аларга кызлар ярдәм итеп торды. Иң күп баллны Лутфуллин Әмир җыеп командир булды. Малайларга призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International