17 февраль көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучылары “Яңа гасыр” ТРК оештырган “Җырлы-моңлы балачак” конкурсының 1 этабында булып кайттылар. Анда катнаштылар: Лукманова Лиана, Валиева Алсу, Алексеева Регина (җитәкчеләре Гөлназ Дәүлиева) һәм Шәмәрдән филиалыннан: Мухаметова Сөмбел, Газизова Камилә, Шамилова Алисә, Валиева Адилә (җитәкчеләре Ләлә Әхсәнова, Лилия Харрасова).Вокал бүлегендә укучыларның башкару осталыгын үстерү, җыр сәнгатенең нечкәлекләрен аңлау өчен мондый конкурсларның булуы һәм анда катнашу бик әһәмиятле.