11 февраль көнне Лесхоз бистәсендә яшәүче Шәмсекамал Закировага 90 яшь тулды. Юбилее белән Шәмсикамал апаны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев тәбрикләп, РФ Президенты В.Путинның котлавын җиткерде, район башлыгының бүләкләрен тапшырды.