Югары Утар балалар йортында очрашу

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә

22 нче гыйнвар көнне безнең балалар йортында тыл ветераннары белән очрашу булды. Ямь өстенә ямь булып, шул ук көнне, Балтач районы Кенә авылы укучылары , үзләренең җитәкчеләре белән кунакка килеп төштеләр. Алар безгә үз көчләре белән әзерләнгән бик матур концерт бүләк иттеләр.Балаларга уку кирәк-яраклары, тәм-томнар алып килгәннәр иде.Бу концертны Шәмәрдән авылыннан килгән тыл ветераныбыз Разак Шакирович та бик теләп карап утырды. Соңыннан укучылар һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр, ветеранга үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр.Чара бик матур һәм мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International