Югары Утар балалар интернат йорты социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре "Кабак бәйрәме-2026" иҗат фестивалендә катнаштылар

2026 елның 18 сентябре, җомга
“Югары утар 18 сентябрьдә безнең балалар йорты коллективы һәм тәрбияләнүчеләр Байлар Саба район үзәгендә узган «Кабак-2026» бәйрәмендә катнаштылар. Фестивальгә кабактан матур композицияләр һәм төрле ризыклар әзерләнде. Бәйрәмнең төп ризыгы «Кабак бәлеше» булды . Бәйрәм программасында; “Иң зур кабак”, “Кабактан эшләнгән иң яхшы композиция”,”кабактан әзерләнгән иң тәмле ризык”, “ Фотозона”, “Агитбригадалар” конкурслары үткәрелде. Безнен коллектив “Иң матур фотозона” III урын, “Агитбригада” чыгышы өчен, кызыксындыру бүләге тапшырылды. Бәйрәм һәркемгә якты хисләр, яңа тәҗрибә һәм күтәренке кәеф бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International