Бу истәлекле дата террористик актлар корбаннарына һәм хезмәт бурычын үтәү, террористик характердагы җинаятьләрне булдырмау һәм кешеләрне коткару вакытында һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләренә багышланган.
Бу дата 2005 елда Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә билгеләнгән. 2004 елның 1 сентябрендә террористлар Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендәге укучыларны, аларның ата-аналарын һәм мәгариф учреждениесе хезмәткәрләрен кулга алалар. Фаҗига 3 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Террористик акт нәтиҗәсендә 334 кеше, шул исәптән 186 бала үлә.
3 сентябрьдә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Беслан истәлегенә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышлап һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм "Хәтер шәме" акциясенә кушылдылар. Шулай ук Бөек Ватан сугышы турындагы "Сугышка" картлар " гына бара» чын патриотизм үрнәге буларак Совет кинофильмын күрсәтү оештырылды.