Шәмәрдән авылында урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләренең чираттагы этабы төгәлләнде.
Шушы көннәрдә биредә яңа урам яктырткычлары куелган. Юл якты гына түгел, куркынычсыз да булды-бу машина йөртүчеләр һәм коляскалы ата-аналар өчен аеруча мөһим. Хәзер юлның һәр участогы яхшы күренә.
Эшләр "САБЭНЕРГОСЕРВИС"ҖЧҖ көче белән башкарылды. Халык уңай үзгәрешләрне бәяләр дип өметләнәбез!