Югары Утар балалар йортында флорист көне билгеләп үтелде

2026 елның 24 июле, җомга

    24 нче июльдә Россияда Флорист көне билгеләп үтелә. Безнең балалар йортында да тере чәчәкләрдән эшләнмәләр ясау көненә багышланган чара узды.

   Максат – иҗади сәләтләрне, эстетик зәвыкны һәм флорист һөнәренә кызыксынуны үстерү, шулай ук табигать белән аралашу шатлыгын бүләк итү. Балалар кызыксынып чәчәкләр дөньясына чумдылар: үсемлекләр турында яңа мәгълүматлар белделәр, аннары тәрбиячеләр белән бергә букетлар һәм үзенчәлекле эшләнмәләр ясадылар.

   Бу көн тәрбияләнүчеләр өчен иҗат һәм илһам көненә әверелде, аларга фантазияләрен күрсәтергә һәм үзләрен чын флористлар итеп хис итәргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International