Шоколад көне

2026 елның 15 июле, чәршәмбе

Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья шоколад көненә багышлап балалар өчен чара үткәрде. Шәмәрдәннең 1нче  “Әкият”  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, төрле күңелле уеннарда актив катнаштылар. Чара тәмамлангач, балалар үзләренең яраткан ризыкларын ясадылар. Шоколад көне бик күңелле һәм тәмле булды! Бәйрәмнең һәр катнашучысы татлы приз һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International