15 июль көнне Шекше мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Җырлы Татарстаным!” дип исемләнгән мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган концерт булып узды. Анда мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Бөрлегән” балалар фольклор коллективы һәм җәйге каникулда кунакка кайткан балалар катнашты. Алар берсеннән – берсе матур җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, яшь баянчылар кыска тезмәләр уйнадылар. Концерт халык тарафыннан югары бәяләнде, алкышларга күмелде.