Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бәйрәм тантанасы узды

2026 елның 6 июле, дүшәмбе

4нче июль көнне “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында районыбыз мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм әти-әниләре катнашында мәктәпне уңышлы тәмамлау уңаеннан  тантаналы чара узды. Рәсми өлешне котлау сүзе белән Саба муниципаль районы Башкарма комитетының икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Мансур улы Баһманов ачып җибәрде. Укуда зур уңышларга ирешкән укучылар кызыл аттестат белән бүләкләнделәр. Спортта һәм иҗатта  казанышлары булган 9нчы сыйныф укучылары, шулай ук республика һәм бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреатлары аерым билгеләп үтелде. Аларга югары нәтиҗәләр өчен Саба муниципаль районы башлыгының Котлау хатлары һәм Мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Фоат улы Шакиров тәбрикләвеннән соң, тантана “Сау бул, мәктәп” район иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү һәм аларның чыгышларын карау белән дәвам итте.

     Ак өметләр, якты ышанычлар, өр-яңа хыяллар белән тулы тормышка аяк басуыгыз белән тәбриклибез сезне, укучылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International