1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәркем өчен күңелле бәйрәм әзерләделәр. Укучылар төрле концерт номерлары белән чыгыш ясап, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Концерт программасы белән беррәттән балалар эшләре күргәзмәсе оештырылды, анда яшь рәссамнар һәм осталар үзләренең иҗатларын тәкъдим итте. Бәйрәмнең үзенчәлекле мизгеле төрле конкурсларда катнашып, лауреат булган укучыларны бүләкләү булды. Югары нәтиҗәләр күрсәткән 299 талантлы бала лаеклы бүләкләр алды. Бу киләчәк үсеш өчен бик яхшы стимул һәм барлык катнашучылар өчен мотивация. Балаларны яклау көне барлык катнашучыларда да иң җылы истәлекләр калдырды. Районыбызның яшь талантлары өчен шатлык, иҗат һәм горурлык белән тулы чын балачак бәйрәме булды!