11 июньдә Лесхоз мәдәният йортында Саба районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашында 2026 елның 5 аендагы эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасында КФҮ ДБУ коллегиясе булды. Татарстан Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов республиканың күп функцияле үзәкләренең 19 белгечен бүләкләде. Шулай ук Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Ябалак янында кунакта"паркында кунаклар өчен театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.