Түбән Кама шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт бәйгесе “Президент ярышлары”ның региональ этабы булып үтте. Әлеге ярышта сайлап алу турыннан узган район командалары катнашты. Саба районы данын шәһәр мәктәпләре арасында Сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгариф үзәге укучылары (җитәкчеләре Шакиров И.Р.) һәм авыл мәктәпләре арасында Югары Симет урта мәктәбенең укучылары яклады (җитәкчеләре Саубанов А.Р.). Укучылар һәр спорт төрендә дә уңышлы чыгыш ясадылар һәм гомумкоманда зачетында Югары Симет урта мәктәбе командасы беренче, Сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгариф үзәге икенче урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! “Югары Симет ” урта мәктәбе командасына ярышның Россия этабында да уңышлар теләп калабыз!