Агачлар утырту – изге гамәл, дип, юкка гына әйтмиләр. Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый. Матурлык тудыруда гына түгел, ә биосферабызның саулыгын тәэмин итүдә дә аларга тиңнәр юк. Агач күләгәсе җан ияләрен кояш радиациясеннән саклый. “Әгәр бер агач киссәң, аның урынына икене утырт“, диюләре дә юкка түгел. Агач утырту белән бәйле мондый әйтемнәрне бик күп китерергә мөмкин. Борынгы заманнардан ук алар халык авыз иҗаты җәүһәрләре булып юкка гына җыелып килмәгәннәр. Табигатьне саклау, аның үсешенә кулдан килгәнчә ярдәм итү – үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау, дигән сүз.
Экологик ике айлыгы кысаларында Тимершык авыл җирлеге территориясендә Саба урман хуҗалыгы тарафыннан агачлар утырту эшләре алып барыла. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.