"Шигърият миңа көч бирде..."дигән әдәби-музыкаль кичә.

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

16 апрель көнне танылган татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТРның атказанган  мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Әхмәт Рәшитовның(1936-2020) 90 еллыгы уңаеннан, Саба үзәк китапханәсендә "Өлкәннәр" клубы өчен "Шигърият миңа көч бирде..."дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Авторның шигырьләрен һәм поэмаларын татар әдәбиятын яратучыларның инде күп буыны мавыгып укый, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар татар музыка классикасының алтын коллекциясендә тора. Мәсәлән: "Беренче мәхәббәт", "Зәңгәр күлмәк", "Күңелләрдә яз булсын", һ.б. Әхмәт Рәшит танылган татар язучысы Мәдинә Маликованың тормыш иптәше. Алар 45 ел бергәиңгә-иң дус яшәгәннәр. Кичә азагында интерактив тактадан Әхмәт Рәшитов җырларын тыңладык һәм исемнәрен танып белдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International