"ОНИКС" мәгариф үзәгендә татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге узды. Әлеге чара быел аеруча мөһим, чөнки без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәбез. Тукай – безнең горурлыгыбыз, татар халкының моңлы күңеленең чагылышы. Ункөнлек кысаларында укучылар өчен төрле интеллектуаль уеннар, бәйгеләр, әдәби кичәләр, кызыклы тәнәфесләр, иҗади күргәзмәләр һәм “Татарча диктант” акциясе узды. Укучылар татар теленең матурлыгын, байлыгын һәм тарихын тирәнрәк аңласыннар, бөек шагыйребезнең тормыш юлын һәм иҗатын киләчәк буыннарга җиткерүдә өлеш кертсеннәр өчен барлык шартлар да тудырылды.
Татар халкы – ул Тукайлы халык! Без һәрвакыт Тукайның иҗаты белән сугарылган, аның рухы белән яшәгән халык булып калачакбыз!