Хоккей ярышларында 3нче урын

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

19 апрель көнне Апаста Бөек Җиңү көненә багышланган хоккей ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда 50 яшьтән югарылар арасында 6 команда  катнашты: Апас, Питрәч, Арча, Кукмара, Саба, Балтач.
Уеннар бик кискен рәвештә барды. Апас командасын 4:2 белән җиңдек. Арча командасына исә 3:2гә җиңелдек. Һәм, нәтиҗәдә, Балтач командасын 3:2 белән җиңеп,  безнең Саба районы командасы 3 урынга лаек булды.
Шунысын да әйтергә кирәк, Апас - Саба юлы командабызның оста уенчысы, шул ук вакытта Тынычлык мәчетенең имамы Ильнур  Галимзяновның вәгазьләрен тыңлап бик тиз һәм җиңел үтелде, шуңа күрә юл ераклыгы сизелмәде дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International