«Балалар журналлары дөньясында»

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

16 апрель көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә балалар  белән «Балалар журналлары дөньясында» вакытлы матбугат сәгате үткәрелде. Балаларны китапханә алдыра торган газета-журналлар белән таныштык. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. «Саша һәм Маша» журналы белән таныштылар, аның битләрендә укучыларны мавыктыргыч маҗаралар, дуслык турындагы вакыйгалар, яңа ачышлар, шулай ук лабиринтлар, кроссвордлар һәм башка әкияти, кызыклы биремнәр көткәнен белделәр. Балалар кызыксынып «Непоседа» танып — белү-күңел ачу журналын, шулай ук малайлар һәм кызлар өчен «Ежик» танып-белү журналын карадылар, бу фән, техника, табигать һәм башка бик күп нәрсәләр турында журнал. Һәр номерда-уеннар, башваткычлар, ребуслар бар. Укучылар үзләре өчен «Салават күпере"исемле матур балалар танып белү журналын ачтылар. Балалар журналлары дөньясына сәяхәтебез барышында укучылар китапханәдә күпме кызыклы һәм файдалы басмалар барлыгын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International