2026 елның 24 мартында Арча шәһәрендә Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) заказчылар өчен «Дәүләт сатып алулары: 44-ФЗ куллану үзгәрешләре һәм практикасы» һәм тәэмин итүчеләр өчен «Сатып алуларда нәтиҗәле катнашу»темасына зона семинар-киңәшмәләре уздыруны планлаштыра.
Чараларның максаты-заказчыларга һәм тәэмин итүчеләргә сатып алулар процессында яхшырак ориентлашырга ярдәм итү, шулай ук аларны кече һәм урта бизнес өчен дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары белән таныштыру.
Сатып алуларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы хезмәткәрләр (контракт хезмәте, районның барлык заказчылары (авыл җирлекләре, мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һ.б.), шулай ук чараларда катнашу өчен тәэмин итүчеләр чакырыла. Чарада катнашучыларга электрон сертификатлар биреләчәк.
Чараларның датасы һәм вакыты: 2026 елның 24 марты 10:00 дән 12:45 кә кадәр (заказ бирүчеләр өчен), 9:30 дан 12:45 кә кадәр (тәэмин итүчеләр өчен) (теркәлү 9:00 дән).
Үткәрү урыны: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 17 йорт (заказчылар өчен), Совет мәйданы, 14 йорт (тәэмин итүчеләр өчен).
Заказчылар өчен катнашуга гаризаларны сылтама буенча җибәрергә:
https://zakupki.tatar/seminars/zonalnoe-soveshhanie-dlya-zakazchikov-goszakupki-izmeneniya-i-praktika-primeneniya-44-fz-2/;
тәэмин итүчеләр өчен: https://zakupki.tatar/seminars/zonalnoe-soveshhanie-dlya-postavshhikov-effektivnoe-uchastie-v-zakupkah-2/.
7:30 сәгатьтә район администрациясе тукталышыннан автобусларда бушлай трансфер оештырылачак.
Катнашу шулай ук бушлай, кофе-брейк каралган.