«Россия чаңгы юлы-2026»

2026 елның 21 феврале, шимбә

Бүген, 2026 елның 21 февралендә «Россия чаңгы юлы-2026» - «Татарстан чаңгы юлы-2026» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узды. Әлеге ярышлар хаклы рәвештә иң массакүләм дип санала. Эзмә мәктәп укучылары дистанцияне лаеклы үттеләр. Чаңгы ярышы көчле, мавыктыргыч көрәштә узды, анда һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Әмма «Россия чаңгы юллары 2026» узышының төп нәтиҗәсе - бүген чаңгыга баскан һәркем җиңүче булып санала инде, чөнки кышкы спорт һәм дусларча аралашу бәйрәмендә катнашучыларның барысы да төп бүләккә – теләк, ихтыяр һәм батырлык куеп, сәламәтлеккә таба адым ясадылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International