Чаңгы ярышында 2нче сыйныф укучыларыннан башлап һәр теләгән кеше катнаша алды. Җаваплылыгы чикле “Игенче” җәмгыяте генераль директоры Алмаз Зөфәр улы Зарипов чаңгычыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде. Ярышларда районыбызда спорт үсеше өчен җан аткан, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарипов Ирек Рамазан улы һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәтулы үзләре дә катнашты. Призлы урыннарга чыккан чаңгычыларга грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.