12 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе белән берлектә «Мин Ватан белән горурланам» дип исемләнгән патриотик җырлар фестивале узды. Патриотик җырлар -Туган җиргә, Ватанга багышланган, үз җиреңне яратуны чагылдырган әсәрләр. Төрле вакытта иҗат ителгән мондый әсәрләрнең күплеген һәм жанр төрлелеген исәпләп чыгарырга мөмкин. Ватанпәрвәрлек, бурычка тугрылык, гражданлык, өлкәннәргә карата ихтирамны балачактан тәрбияләргә һәм яшүсмерлек чорында аңлы рәвештә пропагандаларга кирәк. Якын кешеләргә, Үз мәктәбеңә, туган шәһәреңә һәм туган илеңә мәхәббәт баланың шәхес булып формалашуында зур роль уйный.