Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә Саба муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Алим Галиуллин күпьеллык намуслы хезмәте һәм дәүләт һәм муниципаль мөлкәттән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыруга керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтенә лаек булды.