Үзәк чыршы янында "Күңелле стартлар".

2026 елның 9 гыйнвары, җомга

 9 гыйнвар көнне, Байлар Сабасының үзәк мәйданы чын бәйрәм һәм  тылсым атмосферасы белән тулды.

Чара башыннан  балалар чын күңелдән уеннар һәм күңел ачу  дөньясына чумдылар. Командаларга бүленеп, күңелле ярышларда катнаштылар. Ел символын кыю иярләп, туп белән оста идарә итү, "Паровозик" та күңелле йөгерү һәм бик күп башка мавыктыргыч уеннарда катнаштылар. Бергәләп әйлән - бәйлән уйнау һәм Кыш бабай, Кар кызы белән уеннарда шатланып катнашу балаларның күңелләрен күтәрде. Яшь талантларга аерым игътибар бирелде: балалар горурланып үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, ә кыю биючеләр беркемне дә битараф калдырмаган ялкынлы флешмоб күрсәттеләр.

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, тамашачыларга төрле номерлар күрсәтеп, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Бәйрәм азагында һәр катнашучыга Кыш бабайдан һәм бүгенге чараны оештыручыдан татлы күчтәнәчләр, матур бүләкләр тапшырылды.

Искиткеч чараны «Иген» авыл хуҗалыгы кооперативы оештырды, ул онытылмаслык атмосфера булдыру өчен бөтен көчен куйды.

Җыелган халыкка  котлау сүзе белән «Иген» авыл хуҗалыгы кооперативы директоры Зарипов Зөлфәт Зөфәр улы мөрәҗәгать итте. Ул Байлар Сабасында яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яңа елда чиксез шатлык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International