Дөньяда цифрлы Чыганаклар торган саен популярлаша баруга карамастан, басма эше үз позицияләрен бирергә җыенмый.
2026 елда «Веселые картинки» балалар журналының беренче чыгарылышына 70 ел һәм «Костер»журналына 90 ел тула.
3 январь көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә «Туган көнең белән, «Весёлые картинки!» дигән матбугат мозаикасы үткәрелде.
Балалар журналларның барлыкка килү тарихы һәм аларның исемнәре килеп чыгышы, журналларның рубрикалары белән таныштылар. Чара барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр һәм «Китаплар , журналлар, газеталар китапханәдә укучыларны көтә»дигән мөһим фразаны чыгардылар. Китапханәгә килүче балалар журналларының декабрь саннарын карап чыктылар, кроссвордлар чиштеләр, лабиринтлар үттеләр. Чара барышында үзләренең яраткан журналларын атадылар һәм китапханәнең 2026 елның беренче яртысына язылу исемлеге белән таныштылар.