«Карлы  кышның назлы әкияте»

2026 елның 9 гыйнвары, җомга

Яңа ел чаралары кысаларында Юлбат авыл китапханәсендә «Карлы  кышның назлы әкияте»дигән күңелле ял сәгате узды. Яшь укучылар кышкы әкиятнең тылсымлы дөньясына сәяхәт иттеләр. Балалар рәхәтләнеп үзләренең нинди әкиятләр укырга яратулары турында сөйләделәр, яраткан әкият геройлары турындагы табышмакларны чиштеләр, әкиятләрне һәм әкият геройларын-хайваннарны искә төшерделәр. Төрле-төрле биремнәр чишелде: табышмактан әкият героен тану; тәкъдим ителгән рәсемнәр арасыннан теге яки бу әкияткә туры килгәннәрен генә сайлап алу; бу җырларның кайсы әкияттән икәнен билгеләү; бу сүзләрнең кайсы әкият героена караганын билгеләү. Китап күргәзмәсе һәм өстәл курчак театры оештырылды .Чара ахырында балалар тарафыннан "Дүрт дус"әкияте сәхнәләштерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International