9 январь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар белән мавыктыргыч этнографик экспедиция– «Как встречают новых год люди всех земных широт»исемле виртуаль сәяхәт ясадылар. Безнең планета буйлап мавыктыргыч сәяхәттә катнашучылар аны төрле илләрдә ничек төрлечә каршы алуларын белделәр, әмма һәр җирдә бу бәйрәмнең уртак яклары бар: бәхеткә өмет, иминлек һәм яхшы киләчәккә өмет. Россия, Һиндстан, Кытай, Швеция, Австрия, Япония һәм башка бик күп илләрдә яңа елны бәйрәм итү традицияләре белән таныштык. Балалар гаиләләрендә яңа елны бәйрәм итүнең нинди традицияләре булуы турында сөйләделәр, яңа ел ребусларын һәм табышмакларын чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.