2026 елның 8 гыйнварында п.г.т.Байлар Сабасы "Алтын Туп" мини-футбол манежының универсаль спорт залында 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының "Олимп" спорт мәктәбенең яңа ел турниры узды.
4 команда катнашты. Байлар Сабасы, Арча ,Кукмара, Питрәч. Саба муниципаль районының "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләре, тренер-укытучы Л.Г. Гомәров җитәкчелегендә 1 урынны алдылар. Молодцы! Спортчыларны һәм аларның тренер-укытучылары Гомәров Ленар Гыйльфановичны котлыйбыз. Сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез!