Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы

2026 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе

     Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. 2 гыйнвар көнне  авылыбызнынң хөрмэтле кешесе тыл Һәм хезмәт ветераны Латыйпова  Әлфия апага 90 яшь тулды. Әлфия апа Рафис абый белән 6 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә Әлфия апага балалары,оныклары, оныкчыклары монаерга, уйланырга юл куймыйлар, туган нигезгә шатланып кайтып йориләр. Әлфия апа бүгенге көндә дә җор телле, кешеләрне ихлас яратканы сизелеп тора.   

Юбилиярны котлау өчен Саба районы  социаль яклау мөдире Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Әхмәтгали улы килде.

Юбилей көнендә Әлфия апага сәләмәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле картлык телибез, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә ходай насыйп итсә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International