5 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, балалар өчен «Мин кулыма китап алам» интеллектуаль уены үткәрелде.
Уен 4 өлештән торды:
1 - "Тел – милләт бизәге",
2 - "Тапкырларга табышмак",
3 - "Яхшы китап - иң ышанычлы дус",
4 - "Серле сандык".
Һәр өлештә 4 сорау булды. Балалар аларга 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш иде, дөрес җавап өчен аларга баллар өстәлде. Балалар сынатмадылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр.