5 январь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе « Яңа елга китап белән бергә» исемле китап күргәзмәсе, кыш турында әкиятләр һәм хикәяләр, Яңа ел һәм Кышкы шигырьләр җыентыклары оештырды. Күргәзмәдә могҗизалар һәм тылсым дөньясына чумарга, елның иң тыныч вакыты – кыш, Яңа ел бәйрәмнәре турында күп кызыклы нәрсәләр белергә, бәйрәм кәефе тудырырга ярдәм итүче китаплар тәкъдим ителде. Чара азагында китапханәче 2025 елгы актив китап укучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.