«Гримм әкиятләре илендә»

2026 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе

Олы Нырты авыл китапханәсенең "Китап сөючеләр" клубы әгъзалары өчен 5 январь көнне «Гримм әкиятләре илендә» әңгәмә-викторина һәм кычкырып укулар оештырылды. Балалар мәшһүр әкиятчеләрнең тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар, «Мин бу әкиятне беләм», «Әкият персонажының исемен әйт», «Минем яраткан героем», «Әкият сандыгының табышмакларын ачыкла» кебек күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар.

 

Балалар игътибарына китап күргәзмәсе күрсәтелде, кечкенә укучылар бертуган Гриммнар әкиятләренең матур басмалары белән таныша алдылар, шулай ук яраткан әкиятләренең иң якты фрагментларын укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International