Китапка мөрәҗәгать итү безнең өчен шулкадәр гадәткә керде ки, без аны гасырлар төпкеленнән килгән могҗиза дип сирәк уйлыйбыз. Хәзер дөньяда беренче китапның кем тарафыннан һәм кайсы елда төзелгәнлеген төгәл билгеләү мөмкин түгел. Аның каравы, беренчеләр турында
кулъязма китапларда бик күп кызыклы фактлар билгеле. 4 январь көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә «Китап һәм китапханә: тарих битләре» дигән танып белү сәгате үткәрелде. Чара барышында яшь укучылар дөньяда кызыклы тышкы кыяфәтле һәм эчке киңлекнең гадәти булмаган оештырылышы булган китапханәләр турында белделэәр, китапханәдәге булгаг китаплар фонды белән таныштылар, төрле тематикадагы китапларны карадылар, тематик викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара Олы Нырты авыл китапханәсе тарихы белән танышу белән тәмамланды: балалар авылда беренче китапханәнең кайда һәм кайчан ачылуы, анда ничә китап булуы, китапханәгә нигез салынганнан бирле кемнәр эшләве турында кызыксынып тыңладылар. Балалар альбомны карап чыктылар һәм ишеткән тарих турында җанлы фикер алыштылар.