Һөнәрләр дөньясы

2025 елның 20 декабре, шимбә

Профессияләр дөньясына ишек ачабыз! Иске Икшермә кадет мәктәбе актив рәвештә һөнәри юнәлеш бирү эшен дәвам итә,укучыларыбызга киләчәкне билгеләргә ярдәм итәләр! Әле күптән түгел генә 8 "А" сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре Гарәфиева М.И җитәкчелегендә Саба аграр көллиятенә мавыктыргыч сәфәр кылдылар. Анда алар укыту системасы белән танышып кына калмадылар, ә көллият тәкъдим иткән төрле һөнәрләр дөньясына да чумдылар! Бүген һәм иртәгә нинди белгечләргә ихтыяҗ булуын белдек. Мондый сәфәрләр-аңлы рәвештә юл сайлау өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә ул! Оештырган сыйныф җитәкчесенә зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International