“Кышкы әкият” уеннар

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

2025 елның 30 декабрендә Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе Шәмәрдән “Үсеш” лицее укучылары өчен “Кышкы әкият” исемле уеннар үткәрде. Китапханәчеләр үз китап укучыларын табигатьтә китап укырга һәм кышкы уеннар уйнарга чакырдылар. Һәрбер бала укыганнары турында фикер алышуда катнаша алды. Яшь китап укучылар өчен әдәби һәм хәрәкәтчән уеннар әзерләнгән иде. Шулай ук балалар белән «Китапларда кыш» викторинасы уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International