28 декабрь көнне Югары Шытсы мәдәният йортында Яңа Ел лотереясе булып узды. Бу чара инде күптәннән традициягә әверелде, һәм авыл халкы бик теләп катнаша, бөтен гаиләләре белән килә, чөнки бу кичне һәркемгә приз бирелә. Лотерея концерт номерлары һәм алып баручыларның шаяртулары белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәмебезне тагын да яктырак итәргә ярдәм иткән иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барысы да, катнашучылар да, оештыручылар да уздырылган вакыттан канәгать калдылар.