Әлеге чара Ватанны саклаучылар елына йомгак ясау, шул ук вакытта махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга ярдәм итү максатыннан оештырылды. Волонтерлар отряды гуманитар ярдәм җыю почмагы оештырды.Концертка килүчеләрнең һәрберсе солдатларыбызга кирәк әйберләрне алып килеп волонтерларга тапшырдылар. Беодәм көч белән шактый күләмдә гуманитар ярдәм җыелды. Әлеге изге эштә үз өлешләрен керткән һәрбер кешегә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Җыелган товарлар тиз арада Сабага "Солдатка аш" штабына тапшырылачак.