Олы Кибәче авыл җирлегендә Кече Кибәче авылында яшәүче, инвалидларның беренчел оешмасы рәисе Нуретдинова Гөлзифа Борис кызына 65 яшь тулды. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан аны Саба районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Миңнегулов А. И., аның урынбасары Галиуллин М. В., авыл җирлеге башлыгы А. К. Сафин котладылар һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миңнехановның Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.