Лесхоз "Ләйсән" балалар бакчасында күнелле хәм мавыктыргыч Яңа ел күнел ачу бәйрәме оештырылды.

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Лесхоз "Ләйсән" балалар бакчасында күнелле хәм мавыктыргыч Яңа ел күнел ачу бәйрәме оештырылды. Балалар бу могҗизалы, сюрпризлы бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алдылар.Балалар бәйрәмгә килгән яраткан геройларны шатланып каршы алдылар. Мавыктыргыч маҗаралы уеннарда шатланып көлеп катнаштылар. Күңелле уеннар, дәртле биюләр, яңа ел җырлары кабатланмас искиткеч чын могҗиза булды. Балалар бәйрәмнән күңел күтәренкелеге, һәм Кыш бабайдан тәмле күчтәнәчләр алдылар. Яңа ел бары тик бәхет, шатлык, тынычлык алып киләсен! Барлык хыяллар чынга ашсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International