Олы Кибәче урта мәктәбендә укучылар өчен 2 сменада Яңа ел бәйрәме оештырылды. Яңа ел барлык гражданнар өчен үзенчәлекле бәйрәм булып тора. Бу көнне узып баручы елга йомгак ясала. Шул уңайдан мәктәп дирекциясе сәләтле укучыларны укуларындагы һәм мәктәп олимпиадаларының муниципаль этабындагы уңышлары белән котлады. Шулай ук аларның әти-әниләренә һәм укытучыларына рәхмәт белдерде. Бәйрәм чарасы күңелле концерт номерлары, матур җырлар һәм кызыклы биюләр белән дәвам итте. Кыш бабай белән Кар Кызы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.