Яңа ел каникуллары якынлашу белән Мичән авыл җирлегендә бәйрәм рухы тудыруга, авыл халкы һәм кунаклар өчен уңайлы ял һәм иминлек тәэмин итүгә юнәлдерелгән әзерлек эшләре активлашты. Һәр тармак үз биләмәсен Яңа ел рухы белән бизәү эшләрен башкарды. Мичән төп мәктәбе укучылары, укытучылары, клуб эшчеләре, садикка йөрүче балаларның әти – әниләре, тәрбиячеләр көче белән күпме матурлык тудырылды.
Кайткан кунакларны да Яңа ел тантаналарына кушылырга, бердәмлек, шатлык һәм традицияләр рухы белән сугарылырга, шулай ук бәйрәмнең имин һәм җылы атмосферасын булдыруга үз өлешләрен кертергә чакырабыз.