"Футбол тематикасына Яңа ел уенчыгы" акциясе

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан тәрбияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре арасында футболны популярлаштыру, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, бәйрәм атмосферасы булдыру һәм спорт белән мәдәният арасындагы элемтәләрне ныгыту максатыннан МБМБУ «Салават күпере» 3 нче Шәмәрдән балалар бакчасында "Футбол тематикасына Яңа ел уенчыгы" акциясе оештырылды. Атна дәвамында балалар әти-әниләре белән бергәләп, төрле техникалар кулланып (папье-маше, фетр, бәйләү, пластик, картон) уенчыклар ясадылар. Футбол туплары рәвешендәге уенчыклар (карала-аклы алтыпочмаклар) аеруча популяр булды. Уенчыклар әзер булгач,  төп футбол чыршысын бизәү тантанасы оештырылды. Барлыгы 90 нан артык тематик уенчык әзерләнде һәм чыршыга урнаштырылды. Акция барышында балалар футбол һәм аның атрибутикасы турында киңәйтелгән белемнәрен күрсәттеләр. Чарада катнашучы һәркем Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Акциядә катнашучыларның барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International