Яңа елга бюджетны раслап керәбез

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

15 декабрь көнне Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эше белән район Советы рәисе Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелек итте. Утырышта 2026 елга hәм 2027-2028 елларның планлаштырган чорына район бюджеты проекты каралды. Доклад белән районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә.Сөнгатов чыгыш ясады. Бюджет бер үк вакытта ике юнәлештә: керем һәм чыгым өлешләре буенча формалаштырылды. Бюджетның керем һәм чыгым өлешләре нинди булыр? Әлбәттә, бюджетның тулылыгы оешма-предприятиеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең һәм авыл хуҗа лыгы, төзелеш оешмаларының, гомумән, җитештерү  өлкәсенең нәтиҗәле эшләвенә бәйле икәне дә чыгышта билгеләп үтелде.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International